Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Май аенда бакча эшләре

Шәхси бакчалары һәм дача кишәрлекләре булганнар өчен май – җир эшләре белән бәйле иң киеренке ай.

Беренче эш итеп бакчада тәртип урнаштырырга кирәк: узган елгы үләнне тырмалап чистартырга, чүп-чарны һәм коелган яфракларны җыярга. Яфракларны көздән җыйсагыз да, бу эшне язын тагын бер кат башкару мөһим, чөнки анда корткыч бөҗәкләр кышлый, алар яшелчәләргә, җиләк-җимешкә зыян салырга мөмкин. 

Көздән утыртылган сарымсак, җиләк культуралары, күпьеллык чәчәкләр булса, аларның төпләрен йомшартырга кирәк. Сарымсакны ешрак сугарырга киңәш ителә. Дым җитмәсә, ул ваклана башлый. Сарымсакны 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевина эремәсе белән тукландырырга мөмкин. Түтәл өстенә янган тиресне ваклап сибү дә файдалы. Беренчедән, ул дым саклый, икенчедән, органик ашлама буларак тамырларны тукландыра.

Бакча җиләген дә онытмыйбыз. Төп эшләрнең берсе – аның төбен йомшарту. Апрель ахыры-май башында беренче тапкыр йомшарталар. Шул рәвешле, җиләк тамырларына дым һәм кислород үтүне тоткарлаучы туфракның өске тыгыз катламы алына. Кислород җитәрлек килмәгәндә, җиләкнең үсеше тоткарлана. Төбен йомшарту белән бергә, чүбен дә утарга һәм беренче тапкыр тукландырырга да кирәк.

Наилә Сәлахова

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында 

Оксана Исламова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев