Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кырау төшкән үсемлекләрне ничек терелтергә?

Ике ысул өшегән үсемлеккә җан өрә ала.

1. Бакчага үсеш стимуляторлары сиптерергә кирәк. Бу катнашма яшелчә өчен дә, җиләк-җимеш культуралары өчен дә кулай: 
10 литр суга 1 грамм исәбеннән янтарь (гәрәбә) кислотасы,
10 литрга 2 миллилитр «Эпин Экстра» яки 
10 литрга 100 миллилитр «Стимул». 
Эшкәрткәннән соң үсемлекләрне кояш яндырмавын хәл итегез, күләгә булдырыгыз. Зыян нык булса, 5-7 көннән шул ук состав белән тагын эшкәртегез.

2. Үсентеләрне тукландырыгыз. Җир өстендәге өлеше мөмкин кадәр тизрәк терелсен өчен, азот бирегез. Минераль ашлама – 10 литрга 20 грамм исәбеннән мочевина, нитрофоска, аммиак селитрасын, шулай ук органика – кош тизәген (1:20 исәбеннән), сыер тизәген (1:10 исәбеннән) кулланырга мөмкин.

Өшегән үсемлекләр бераз артка калачак, әмма яхшы тәрбияләгәндә, күтәрелеп китәчәк һәм барыбер уңыш бирәчәк.

Чыганак https://vk.com/wall-187772453_133155

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев