Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Көзге бакчаны ничек тәрбияләргә?

Октябрь аенда көннәр кыскарганнан-кыскара. Кайсы көннәрне хәтта һавада кар бөртекләре дә әйләнгәли... Ләкин кар ятарга әлегә иртәрәк.

Октябрь аенда кәбестә тозлый башларга да мөмкин, хәзер җыела торган кышкы сортлар шуңа тәгаенләнгән дә. Керән тамырын чокып алырга вакыт: эреләрен төрле тәмләткечләр ясауда, вакларын яңа урынга күчереп утырту өчен кулланырга мөмкин. Уңышы җыеп алынган түтәлләргә ашлама кирәк дидек. Бу максатка сидератлар чәчәргә мөмкин. Моның өчен борчак, фасоль, горчица һ.б. чәчәргә киңәш ителә. Алар үсә төшсә, кышын җирдә дым да яхшы сакланыр, шулай ук туфрак органик ашламаларга да баеп калачак. Җирне кышка казып калдырыргамы, әллә... Әлеге мәсьәлә буенча бәхәсләрнең бер дә тынганы юк. Кемдер тирән итеп казып калдыру яклы, кемдер хәтта сөреп үк куя. Кемдер исә берникадәр туфрак өстен бераз йомшартып кына калдыру яклы. Фикерләр төрле. Ә менә туфракның ашламаларга мохтаҗ булуы турында сүз дә юк. Шуңа күпләребез көздән туфракка тирес кертеп калдырырга тырыша да инде. Бу эшне дә соңга калдырырга ярамый.

Салкыннар башлануга 15 көн чамасы кала, түтәл әзерләп, вак суган орлыкларын утыртырга ашыгыгыз. Юкса, язга кадәр алар барыбер кибеп бетәчәк. Ә менә аларны утыртып, түтәлне яфраклар, торф белән ябып куйсагыз, иртә яздан ук яшел суган кыякларына кинәнерсез. Кышка якыная төшкәч рәваҗ (ревень), кузгалак, эстрагон һ.б. күпьеллыкларны бүлеп, күчереп утыртырга мөмкин. Чәчәкләр бакчасында нинди эшләр көтә? *көзгә туфрак әзерләү; * гиацинтлар утырту; *георгиннарны чокып алу; *бегония, лютиклар, анемоннарны, канналарны казып алу; *декоротив сулыклардагы җылылык яратучы чәчәкләрне саклауга кую; *чәчәк атучы лианаларны, куакларны кышка әзерләү; *язын үсентеләр утырту өчен туфрак әзерләү; *хризантемаларны тәрбияләү. Бакчада чәчәк атып утыручы берьеллык чәчәкләр инде калмады диярлек. Хәзер түтәлләрне, рабаткаларны тәртипкә китереп, туфракка киләсе ел өчен ашлама кертеп, кирәк икән, казып та куярга мөмкин. Георгин, гладиолуслар, монтбреция һ.б. чокып алынган урыннарда да бу эшләрне башкарырга онытмагыз. Октябрьнең беренче яртысында ачык туфракка суганлыларны утыртуны төгәлләгез. Нарцисс, ләла кебек вак суганлылар инде күптән утыртылгандыр, хәзер гиацинтларга чират җитте. Алар тамыр алсын өчен һава температурасы 10 градустан да югары булмаска тиеш. Гиацинтлар шактый таләпчән, көйсез культуралардан санала, шуңа да безнең бакчаларда алар чагыштырмача сирәк очрый. Ләкин бу чәчәкләрнең гүзәллеге һәм алардан тирә-юньгә таралган хуш ис бакчачы тырышлыгын бишләтә аклый дип әйтергә мөмкин булыр иде. Туфракта кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне (георгин, гладиолус, анемон һ.б.) казып алыр вакыт җитте. Моның өчен коры һәм җылы көнне сайларга кирәк. Әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, октябрь аенда газонны соңгы тапкыр кисәргә кирәгер. Аны коелган яфраклардан һ.б. чүп-чардан араларга кирәк. Газоннан яңгыр селәүчәннәрен дә җыеп алырга киңәш ителә, ә менә юеш һәм туңа төшкән үләнне таптарга һич ярамый. Ай башында газон үләнен фосфорлы һәм калийлы ашламалар белән ашларга онытмагыз. Ай ахырында җылы яратучы лианаларны һәм куакларны, шул исәптән роза куакларын да кышкылыкка ябарга вакыт җитә.

Оксана Исламова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев