Яфрагы да файдалы!
Кишер һәм башка яшелчәләрнең яфракларын төрле максатларда файдаланырга була
Кишер яфрагын бакча җиләге һәм башка төр җиләк үсентеләре астына мүлчә сыйфатында куллану отышлы. Аны табигый ашлама буларак грунтка күмеп, компост өеменә яшерәләр. Шулай ук салкыннар башланыр алдыннан декоратив куакларны һәм чәчәкләрне җылытырга мөмкин. Ул кыш дәвамында череп, ашлама хасил итәчәк.
Кәбестә, татлы борыч һәм ташкабак яфракларын җылытылган түтәлләрнең аскы ярусына салырга була. Өстән ул тирес һәм уңдырышлы туфрак белән каплана. Яшелчәләрнең үсемлек калдыклары бәрәңге һәм томат түтәлләре өчен яхшы нигез булып тора. Яфракларны ваклап, ашлама сыйфатында туфракка күмәргә дә була.
Мүлчә, компост яки ашлама өчен бактерияләр белән зарарланмаган, сәламәт яфраклар гына кулланыла. Авыру яки бөҗәкләр зарарлаган яфракларны яндырырыга киңәш ителә. Аның көлен үсемлекләрне универсаль тукландыру чарасы буларак кулланырга мөмкин.
Наилә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев