Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Эсседә помидорларга суны ничек еш сибәргә?

Суны кирәкле күләмдә сипсәң, помидор, борыч һәм баклажан теләсә нинди эссене дә күтәрә ала

 Термометр баганасы күләгәдә 35 градусны күрсәтсә, төнлә +19дан төшмәсә, помидор үсеше акрыная, ул дымны бик сак тота башлый.
Эссе көнне помидорга суны иртән һәм кичен бары тик төбенә генә сибегез.
Помидорга ясалма күләгә булдыру да яхшы. Көндез помидор куаклары бәйләнгән таякларга кул астында булган тукыманы ябып торыгыз.
Тамыр тирәсенә мүлчә җәегез. Ул дымны озаграк сакларга булыша. Туфракны да катырмый. Югыйсә каты туфрак аша тамырлары яхшылап сулый алмый.
Теплицада җилләтүгә игътибар итегез. Кызу көндә ишекләре дә, тәрәзәсе дә ачык торсын. Моңа өстәп, астагы һәм башка куелатып торган ботакларын кисеп атыгыз.
Тукландыруга да сак карагыз. Кешенең дә эсседә ашыйсы килмәгән кебек, үсемлекләрдә дә шулай ук.
Помидор куакларын гел селкеткәләп алыгыз, бу серкәләндерү өчен кирәк.

Оксана Исламова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев