Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Декабрьдә бакча эшләре

Декабрьне яңа уңыш үстерү өчен орлыклар алуга багышлагыз.

 

Декабрьдә бакча эшләре

Бакча. Җиләк-җимеш агачларын бордос катнашмасы (бакыр сульфаты һәм кальций гидроксиды) белән эшәкртеп алырга кирәк. Агачларда калган яфракларны да, җиләк-җимешләрне дә коярга кирәк. Агач каурыйларындагы зыян китерүчеләрне дә алырга киңәш ителә. Иске ботаклардан да арынырга онытмагыз.

Яшелчә бакчасы. Декабрьне яңа уңыш үстерү өчен орлыклар алуга багышлагыз. Икенче елга нинди түтәлләр ясавыгызны да планлаштыра аласыз. Кар төшкәнче чүптән бөтенләй арынып калыгыз.

Виноград үстерә торган урыныгыз булса, аны тагын бер кат карап алыгыз. Корыган өлешләрен кискәләргә мөмкин. Салкынга бирешүчән сортларны яхшылап күмегез.

Чәчәк бакчасы. Әйләнә-тирәне аллы-гөлле төсләргә күмеп утырган чәчәкләрегез турында онытмадыгызмы? Ел әйләнесе яшеллеккә күмелеп утыра торганнарын корыган ботаклардан арындырыгыз.
Тагын бер үзенчәлекле киңәш! Агачларга җимлек куегыз. Безнең якларда кышларга калган кошлар агачка төрле зыян салучылардан коткарыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев