Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчачыга киңәшләр

Борчак суыкка чыдам, шуңа да аны иртә чәчәргә курыкмагыз.

Петунияләр яңгырдан зыян күрсә, Эпин препараты сибегез. 100 грамм суга 2 тамчы исәбеннән. Петуниянең кипкән, шиңгән яфракларын гел алып торыгыз. 
Помидор, борыч, баклажан утыртасы чокырчыкка берәр төймә Глиоклодин (микробиологик препарат) салыгыз. Ул бактерияләрдән һәм гөмбәчек авыруларыннан саклый. 
Суган белән кишерне бер түтәлгә утыртыгыз. Алар бер-берләрен корткычлардан саклый. 
Теплицагызда тузганак үсеп чыкса, йолкып атарга ашыкмагыз. Ул помидорны тиз өлгертә торган этилен бүлеп чыгара. 
Помидорны иртә утыртып, салкыннар тору сәбәпле аларны ачык туфракка күчереп утырту җае булмаса, чүлмәкләренә туфрак сибеп торыгыз. Ул өстәмә тамыр җибәреп торганда, сабагы үсми торачак. 
Борчак суыкка чыдам, шуңа да аны иртә чәчәргә курыкмагыз. Җәй буе борчак уңышы алыр өчен, аны ун көн саен чәчеп торыгыз.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/saklap-kuegyz-ugan-bakchachylardan-faydaly-kishlr?ysclid=lwouyh4txc174466288

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев