Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

“Журналистлар – көч һәм куәт!”

Бу сүзләрне, журналистларны сәламләп, “Татмедиа” генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.

Журналистлар өчен сабантуй быел Питрәч районында узды. Бәйрәмгә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 700гә якын кеше катнашты.

– Сабантуй – сабантуй инде ул. Бәйрәмдә катнашучылар өчен традицион уеннар, күңел ачулар һәм ярышлар әзерләнгән иде. Коллектив белән рәхәт итеп ял иттек. Мондый төр бәйрәмдә беренче мәртәбә генә катнашсам да, үзгә мохиттә һәркем якын дустың кебек икән. Журналистларның аркан тартуда аеруча үҗәтлек белән көрәшүләрен күреп, үзебез дә аркан тартып, егәрлегебезне сынап кайттык. Милли көрәштә катнашучыларга, капчыкларда йөгерүчеләргә җанатар булдык, – ди коллегабыз Фәридә Гайнетдинова.

Журналистларның сабантуе традицион рәвештә иҗат коллективлары парады һәм “Татмедиа” журналистлары гимны белән башланды. Медиахолдинг составына керүче район, шәһәр, республика басмаларында хезмәт куючылар бу көнне бәйрәмдә корреспондент һәм кунак булып катнашты.

Күп кенә редакцияләр туры эфирда хезмәттәшләренең җиңүләре белән уртаклашты. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә бәйрәмнән фоторепортажлар бирелеп барды.

Бәйрәмне ачып, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, агентлык җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәдова һәм “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков журналистларга җылы теләкләрен җиткерде.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында.

Фото -"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев