Җыр-биюле бәйрәм
Узган якшәмбедә Яңа Усы авылы райондашларны Питрауга җыйды
Питрауны элек керәшен татарлары гына бәйрәм итсә, хәзер бу бәйрәмне районда яшәүче башка милләт вәкилләре дә көтеп ала. Бу көнне Яңа Усы авылына кемнәр генә килми! Питрауга гына хас кызыклы уеннар, бәйрәм уза торган аланның үзгә матурлыгы тарта кунакларны.
Питрау мәйданы кунакларны кызу кояшы, керәшен халык җырлары, мәйдан тирәли тезелеп киткән уен мәйданчыклары һәм кибетләре белән каршы алды. Кунакларның бер өлеше тамаша карарга мәйданга узса, икенчеләре бәйрәмне читтән генә күзәтте. Бәйрәм “Усыкай буйлары” фольклор ансамбленең театральләштерелгән күренеше белән башланып китте.
– Яңа Усы авылы Казанчы елгасы ярында матур табигать кочагына урнашкан. Авылга 1750 елларда нагайбәк казаклары нигез салган. Тау итәгенә килеп чыккан берничә гаилә мондагы матур табигатькә, чишмәләренә соклана. Алар биредә тукталып, нигезен кора. “Авылга нинди исем кушабыз?” дигән сорауга бер малай: “Әнә яңа усылы казак килә!” – дип кычкырып җибәрә. Авылның исеме шуннан килеп чыккан, – дип, тарихи истәлекләрне барлады “Усыкай буйлары” кызлары.
Авыл җирлеге башлыгы Галина Романова, бәйрәмне ачып, матур теләкләрен җиткерде.
– Бүген без сезнең белән җәйнең кыл уртасын бәйрәм итәбез. Питрауда кызу көннәр һәм җылы кичләр күзәтелә. Күрәсез, табигатебез безгә матур кояшлы көн бүләк итте. Күңелләрегез һәрчак тыныч, йортларыгызда иминлек булсын! Киләчәк көннәргә ышанычыгыз, өметләрегез сүнмәсен, сүрелмәсен. Матур милли бәйрәмебезне “Апак түти” һәм “Апак дәдәй” белән ачып җибәрик. Бәйрәмебез күңелле узсын! – диде ул.
Яр Чаллы шәһәреннән кайткан 85 яшьлек Ольга Тазова “Апак түти” булды. Аңа истәлекле бүләк тапшырылды. Ольга апа, бәйрәм белән тәбрикләп, шигырь юллары бүләк итте. “Апак дәдәй” исемен алган Павел агага Питрау түбәтәе тапшырылды.
Питрау бәйрәменең хөрмәтле кунагы – район башлыгы Альберт Хуҗин да кунакларга тәбрикләвен җиткерде.
– Питрауга без бик яратып киләбез. Бу бәйрәмдә үзенә генә хас атмосфера хакимлек итә, биредә табигать белән якынаясың. Яңа Усы матур урынга урнашкан: авылны урманнар, аланнар, күлләр, чишмәләр уратып алган. Керәшеннәр табигать белән бергәлектә яши, аны аңлый һәм табигать серләрен яхшы беләләр. Питрауда без җәйнең икенче яртысын башлыйбыз. Питрауның тагын бер әһәмияте бар: бәйрәмгә бик күп якташлар кайта, туганнар, авылдашлар һәм дуслар очраша, аралаша. Бәйрәм үсеп килүче буынга, балаларыбызга һәм оныкларыбызга гореф-гадәтләребезне күрсәтү дә булып тора, – диде Альберт Хуҗин. – Милли бәйрәмнәрне үткәреп торганда, бердәм булганда, кунаклар кайтканда авылларыбыз яшәр, гореф-гадәтләребез сакланыр, телебез һәм җырларыбыз онытылмас. Бәйрәм белән тәбрикләп, барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим. Бердәм булып, бер гаилә булып, матур яшик! Районыбызда яшәүче төрле милләтләр арасында дуслык дәвам итсен! Гади булмаган вакытта яшибез, күп егетләр махсус хәрби операциядә илебез тынычлыгын саклый. Бүгенге бәйрәмдә аларның әти-әниләре, ул-кызлары катнаша. Шундый егетләр үстерүегез өчен сезгә ихластан рәхмәт! Егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез!
– Питрауда без ел саен туганнарыбыз белән бергә җыелабыз. Безнең фамилиябез дә Петровлар бит! “Петров день” – безнең көн, дибез. Милли бәйрәмебезне, гореф-гадәтләребезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Бәйрәмнең рухы сүнмәсен, әле күп еллар шулай Питрауда катнашырга насыйп булсын! – ди туган авылына кунакка кайткан Венера Петрова.
Лаеш районының Атабай авылыннан кайткан Радик Гарифуллин да Питрауның бик кадерле бәйрәм булуын билгеләп үтте.
– Питрауны көтеп алам һәм ел саен бәйрәмдә Яңа Усыга кайтам. Яңа Усы – тормыш иптәшемнең туган авылы. Үземнең дә балачагым шушы авылда узды, хезмәт юлым да биредә башланды. Питрауны усылылар оешкан төстә, бик матур итеп үткәрә, – диде ул.
Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән кайткан кунак белән дә сөйләшергә туры килде.
– Әти-әниебез Яңа Усы авылында туган. Әбиебез Кулина биредә колхоз рәисе булган. Әби-бабайлар да, әти-әни дә мәрхүмнәр инде, без, балалар һәм оныклар, ел саен, шатланып, туган авылыбызга кайтабыз. Питрау – борынгы бәйрәм. Ата-бабаларыбыз аны зурлап бәйрәм иткән. Тарихыбызны онытмыйбыз, гореф-гадәтләрне дәвам итәбез, ядкәрләрне кадерләп саклыйбыз, – диде Ирина Кирилова.
Питрау мәйданында керәшен татарларының тормыш-көнкүрешен, милли рухын чагылдыручы күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәне керәшен кызы Роза Маракина әзерләгән.
– Без бик бердәм! Өч ел элек Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романовага фотога төшү өчен урын ясарга тәкъдим иттем, ул шатланып риза булды. Күргәзмәне һәм фотозонаны елдан-ел камилләштерәбез. Хәтта, фотога төшкәч: “Күпме түлисе?” – дип тә сораучылар бар. Мин: “Елмаю бүләк итегез”, – дип җавап бирәм. Исән-сау булыйк! Мондый матур бәйрәмнәр узып торсын, төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшәсен! Илебездә тынычлык һәм иминлек булсын! – ди Роза ханым.
Бәйрәм Питрауга гына хас уеннар белән дәвам итте: утын кисү һәм яру, себерке бәйләү һәм шуның белән сугышу, Питрау такыясын үрү һәм башкалар. Уеннарда катнашучылар ялындырып тормады, актив катнашып булды, күңел ачты, җырлады һәм биеде. Питрау бәйрәмен автор-башкаручы Ринас Әхмәтов алып барды. Унбердә башланган бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Һәрвакыттагыча, бәйрәм үткәрү өчен төрле шәһәрләрдә яшәүче якташлар, Яңа Усыны яратучы дуслар һәм авыл халкы иганәчелек ярдәме күрсәткән.
Р
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев