Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты(Фоторепортаж)

Районыбызда Ватанны саклаучылар көне ел саен зурлап билгеләп үтелә. Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты кичә З.Басыйрова исемендәге район мәдәният сараенда үтте.

Бу көнне Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм локаль сугыш ветераннары, гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаган райондашларыбызга аерым игътибар күрсәтелә. Быел бәйрәмгә армия сафларында контракт нигезендә хезмәт итүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әти-әниләре, туганнары да чакырылды.

Тантаналы чарага килүчеләрне патриотик юнәлештә эшләүче "Форпост" яшьләр оешмасы егетләре һәм Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры каршы алды.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше "Яшь армияче"ләрнең сәхнәгә Россия, Татарстан һәм районыбыз әләмнәрен кертү церемониясе белән башланды. Мөслим лицееның яшь патриотлары Россия һәм Татарстан гимнын башкарганнан соң, сүзне район башлыгы Альберт Хуҗин алды. 

Тантаналы чара "Созвездие - Йолдызлык" ачык Республика телевизион эстрада фестиваленең район турында җиңүче балаларының чыгышлары белән дәвам итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев