Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

“Туган як”агрофирмасы юбилеен билгеләп үтте (+фоторепортаж)

Агрофирманың 20 еллыгына багышланган зур чара Мәлләтамак авылында оештырылды.

Зур тарихы булган “Родные края - Туган як”  агрофирмасы, Республикада беренчеләрдән булып,  20 ел элек  Мөслим районының  таркалган “Кызыл Октябрь”, “Татарстан”, Мулланур Вахитов исемендәге колхозы, Сарман районына кергән “Тукай” совхозы, Минзәлә районының “Урожайная” совхозы җирләрен үз канаты астына алып, Татарстан Республикасы хөкүмәте карары нигезендә  оештырыла.
Бүгенге көндә агрофирма 22 меңнән артык гектар җирләрдә эшли.  Шуның 17 мең гектары – чәчүлек җирләре. Агрофирма бодай, арпа, арыш, борчак, рапс, горчица, көнбагыш үстерү белән шөгыльләнә. Ике дистә ел эшләү дәверендә иген культуралары үстерү буенча зур уңышларга ирешә.   2022 елда гына барлыгы 56 мең тонна икмәк жыеп алынган, уртача гектар биреме 40 центнер тәшкил иткән. Арыш культурасының уртача биреме 43 центнер, бодайныкы – 39 центнер,  арпаныкы 46 центнер, көнбагышныкы - 32 центнер. 2023 елның чәчү структурасына килгәндә бөртекле культуралар 10 меңнән артык гектар, техник культуралар 3700 дән артык гектар тәшкил итә. Бүген агрофирма җитештергән уңыш “Чаллы икмәге”нең икмәк пешерү ихтыяҗын тулысынча каплый.
2023 елның 1 июлендә Мөслим районы Түбән Табын авылында урнашкан “Родные края – Туган Як” агрофирмасында тарихи вакыйга булды: яңа административ-көнкүреш бина һәм техник хезмәт күрсәтү станциясе ачылды. Әлеге объектларны тантаналы шартларда ачу агрофирманың 20 еллык юбилеена багышланган иде. Хезмәткәрләрне котларга мәртәбәле кунаклар: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Рафаэль Фәттахов, Роспотребнадзорның ТР буенча җитәкчесе Марина Патяшина, район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре килгән иде. 
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 7 июль санында

Фотолар – “Родные края – Туган як” агрофирмасының  матбугат хезмәте архивыннан.

Зөлфия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев