Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Соңгы кыңгырау бәйрәме (фоторепортаж)

Район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Бүген район мәктәпләрендә шатлыклы да, моңсу да көн. Чөнки бүген укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр Соңгы кыңгырау бәйрәменә җыелдылар. 

Район буенча быел 9 сыйныфны 207 укучы тәмамлый. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 49 укучы кулына урта белем турындагы аттестат алачак. 

Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәпләрендә узган бәйрәм чараларында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина һәм районның имам-хатибы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашты. 

Шулай ук мәктәпләрнең лаеклы ялдагы укытучылары, әти-әниләр дә бәйрәмнәрнең лаеклы кунаклары булдылар. Дәрәҗәле кунаклар бүгенге бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына хәерле юллар, бердәм дәүләт имтиханнарында уңышлар теләделәр. 

Белем бирүдә тырыш хезмәтен куючы укытучылар да рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләрен кабул иттеләр. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең “Ел укучысы” исеменә Айгөл Светлякова лаек булды. Чыгарылыш класс укучылары укытучыларына булган рәхмәт сүзләрен шигырь юллары аша җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чаралары укучыларның кызыклы чыгышлары белән дәвам итте.

 Фәридә Гайнетдинова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев