Район җитәкчелеге илебезне саклаучы егетләрнең әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашты
Бәйрәм чарасы авыз ачу вакытына туры килүе белән дә бик үтемле булды.
Бүген "Карина" кафесында бик матур чара узды. Район җитәкчелеге махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның, бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклаучы егетләрнең әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашты.
Чарага килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде, батыр уллар үстергәннәре өчен әниләргә рәхмэт сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә ирләрен илебезне сакларга җибәреп, балалар үстерүче, тырыш хезмәт итүче хатыннарына, әниләренә тирән ихтирамын белдерде.
Бәйрәм чарасы авыз ачу вакытына туры килүе белән дә бик үтемле булды. Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин вәгазь, Коръән аятьләре укылды. Чара котлаулар һәм район мәдәният йорты егет-кызларының матур җырлары белән дәвам итте.
Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде.
Бәйрәмдә катнашучы әниләр үзләре дә рәхмәт-тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм ахырында ир-егетлэр һәр кунакка яз чәчәкләре - лалә гөлләмәләре бүләк иттеләр.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев