Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Олы йөрәклеләр бәйрәме

“Мизгел” яшьләр үзәгендә Шәфкать туташлары көне уңаеннан кызыклы чара үтте. Интеллектуаль уен формасында узган бәйгедә район хастаханәсенең стационар бүлеге, поликлиника шәфкать туташларыннан һәм авыл фельдшерларыннан торган өч команда көч сынашты.

– Медицина хезмәткәрләре арасында бәйгеләр хезмәт тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан үткәрелә. Быел брейн-рингта медицинага кагылышлы интеллектуаль һәм практик биремнәр тәкъдим ителде. Район поликлиникасы командасы әзерләгән видеоролик та беркемне дә битараф калдырмагандыр. Скетч формасындагы ролик табибларның авыруларга игътибарлы булуына, шәфкать туташларының ярдәмгә ашыгуларына басым ясады, – ди поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Резеда Гыйльфанова.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

– Шәфкать туташы һөнәрен сайлаучылар олы йөрәкле.
Бу сыйфат авыруларга тизрәк савыгырга ярдәм итә, яшәргә көч, өмет уята. Күңел төшенкелегенә бирелгән, чир белән көрәшүче авыруларга шәф-
кать туташының бер елмаюы, бер җылы сүзе дә сихәт бирә, – диде Азат Әхмәтҗанов.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев