Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Өлкәннәр күңел ачты (+фоторепортаж)

Сабантуй мәйданында урнашкан татар ихатасында ветераннарның традицион Сабантуе үткәрелде.

Бу бәйрәм элек-электән төрле яшьтәге кешеләрне һәм төрле һөнәр ияләрен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән. Сабантунда татарлар, марилар һәм керәшеннәр бербөтен булып күңел ачты.  Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.
– Хөрмәтле ветераннарыбыз! Бу бәйрәм өчен ел да һава шартлары уңай килә. Тантаналы чарада елдан-ел күбрәк кеше катнашуы сөенечле. Сез төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куеп, гомерегезне районыбыз үсешенә багышлагансыз. Бүген дә бай тәҗрибәгез, төпле киңәшләрегез белән ярдәм итәсез, – диде ул.
Бәйрәмне милли киемдәге гармунчы ир-егетләр ачып җибәрде. Өлкәннәрнең сабантуйлары быел икенче мәртәбә татар ихатасында оештырылды. Ерак авыл һәм шәһәрләрдән үк килеп бәйрәмне тамаша кылучылар ветераннарны кайгыртканнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәт җиткерде.

Лилия Шәймиева фотолары.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев