Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы тәмамлану уңаеннан (+фоторепортаж)

З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы тәмамлану уңаеннан концерт оештырылды.

Татарстанда ел буена дәвам иткән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы тәмамланып килә. З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында әлеге елны төгәлләү уңаеннан бәйрәм концерты узды. Концертка килүчеләрне мәдәният йортының фойесында ук гармунчылар ансамбле каршы алды. Концертта татар, рус, мари, керәшен фольклор ансамбльләре белән бергә төрле бию коллективлары, аерым җырчылар чыгыш ясады. Барлык коллективларны һәм тамашачыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Шулай ук, төрле иҗтимагый-мәдәни оешмалар җитәкчеләре чыгыш ясады.

Фәридә Гайнетдинеова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев