Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мәктәп төзелүгә 50 ел уңаеннан бәйрәм (+фото һәм видеорепортаж)

Кичә Метрәй авылында мәктәп төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан «Мәктәбемә озын гомер телим, чылтырасын мәңге кыңгырау!» исемле бәйрәм оештырылды.

Кичә Метрәй авылында мәктәп төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан "Мәктәбемә озын гомер телим, чылтырасын мәңге кыңгырау!" исемле бәйрәм оештырылды.

Чарада район башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, аларга белем биргән укытучылар катнашты.

Кунакларны Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннең "Тукай бизәкләре" бию ансамбле дәртле биюе белән каршы алды. Аларның чыгышларын балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләрләрнең сәламләве алыштырды. Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп сәхнәсеннән шигырь юллары, мәктәп җырлары, кыңгыраулар чыңы белән хатирәләр уятты.

Остазлар истәлекләр белән уртаклаштылар, мәктәпнең элекке укучылары балачак иленә, яшьлек елларына кайтып, фойеда оештырылган күргәзмәләр, уку кабинетлары, музей белән таныштылар. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Истәлекләр белән бүлешү табын артында да дәвам итте.

Г.Җәлилова фотолары һәм видеолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев