Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Җиңү көне – халык бәйрәме

Бөек Җиңү көнен мөслимлеләр быел да истә калырлык итеп үткәрде.

Ел саен Җиңү көнендә демонстрация уза. Әлеге чараны мөслимлеләр бик яратып күзәтә. Быел демонстрациядә өч дистәгә якын оешма-предприятие коллективы катнашты. Шарлар, байраклар тоткан хезмәт коллективлары арасында хәрби киемгә өстенлек бирүчеләр дә аз түгел иде. Парадта катнашучыларның: “Уррааа!”, “Бәйрәм белән!” дип сәламләүләре бәйрәм кәефе бүләк итте. Демонстрантлар колоннасы, Мөслим авылының Тукай, Колхоз, Бакча, Октябрь, Банк урамнары аша үтеп, район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга килде.

– Әткәебез сугышка киткәч, без дүрт бала ятим калдык. Кечкенә сеңлебез туарга да өлгерми калды. Сугыш беткәч, авылдашлар кайткан саен сеңлем белән алар янына йөгерә идек. Барысына да бер сорау бирәбез: “Безнең әткәйне күрдегезме? Ул кайчан кайта?” Алар безне төрлечә юата иде. Әмма әткәебез кайтмады. Бүгенге буын балалар әти-әни кочагында үссен, “тол хатын”, “ятим бала” исемнәрен күтәрергә язмасын, – ди Бүләк авылыннан Әлфия Нәгыймова. 

Бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләреннән берсе – яшь армиячеләр парады. Парадны балалар бакчаларына йөрүче нәниләр башлады. Үзәк мәйданга җыелучылар аларны фотога төшерергә ашыкты. Кечкенә булуларына карамастан, балаларның зурларча, тырышып атлавын күреп күзләргә яшь килде. Парадны яшь армиячеләр һәм мәктәп укучылары дәвам итте.

Фәридә Гайнетдинова

Римма Афзалова фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев