Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Икмәк булса, җыр да була

“Туган як”агрофирмасының 20 еллыгы гөрләп узды.

“Туган як” агрофирмасының 20 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм мәйданында алма төшәр урын да юк иде. Тантаналы чарада республиканың мәртәбәле кунаклары – ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрлык вәкилләре, “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов катнашты. 
– Республикада беренчеләрдән булып оешкан агрофирма бүген дә алдынгылар сафында. “Туган як” агрофирмасы көннән-көн яңалыкка, яхшылыкка юл тота. Биредә югары уңышка омтылу гына түгел, хезмәт кешесенә игътибар да беренче урында. Елдан-ел техника паркы яңартыла, яшьләрне эшле итү, белгечләрне җәлеп итү юнәлешендә дә максатчан эш алып барыла. Агрофирма заман белән бергә атлый. Хезмәтне, туган җирне данлый. Бүгенге бәйрәмдә уңган җир кешеләре хөрмәтләнә, без аларның тырыш хезмәте алдында баш иябез. Алар булганга табыннарыбыз мул, өстәлләребез түрендә  икмәк, – диде үз чыгышында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров.
Бәйрәм дәвамында табыннарыбызга килгән күпереп пешкән икмәк өчен хезмәт иткән игенчеләр зурланды. “Туган як” агрофирмасы механизаторы Илнар Сөләймановка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеме бирелде. “Туган як” агрофирмасы баш агрономы Иршат Әхмәтов, механизатор Данил Муллакаев, “КамАЗ” шоферы Салих Миңнегалиевка ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. 
“Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, “Чаллы икмәге” идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнысовка Мөслим муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 7 июль санында.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев