Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яңа ел белән!

Тиздән 2025 елга аяк басабыз. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызга бәйрәм котлавын җиткерде

Анда мондый юллар бар: “2024 елда сынаулар да, шатлыклы мизгелләр дә булды. Махсус хәрби операция, илебезнең бәйсезлеге һәм тынычлыгы хакына көрәш шартларында без Ватаныбызны саклаучылар тирәсенә тупландык, аларга төрлечә ярдәм күрсәтәбез. Хөрмәтле мөслимлеләр һәм җирлегебез кунаклары! Яңа елны каршы алганда, якын туганнарның һәм дусларның янәшә булуы сөенечле. Дуслыкның, бер-береңә терәк һәм теләктәш булуның, якыннарны кайгыртуның кыйммәте бүгенге чорда аеруча мөһим. Яңа ел яңа уңышлар алып килсен, сөенечләр бүләк итсен, һәр йортка бәхет китерсен. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, муллык телим. Яңа 2025 ел мөбарәк булсын!”

 

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев