Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

«Бүген Сезнең бәйрәм, ир-атлар!»

Интернат-йортта армиядә хезмәт иткән ир-атларны котлау күркәм традициягә әйләнде.


21 нче февраль көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Директор Гөлнар Шакирянова барлык катнашучыларга да изге теләкләрен җиткерде. Ул ир-атларны бәйрәм белән котлады һәм өлкән буынга сәламәтлек, иминлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләде. Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга Мөслим районында ТР халыклары ассамблеясе җитәкчесе Рушат Солтанов,  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова, социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнар Фәтхуллина,  социаль фонд җитәкчесе Фәридә Ганиева  килделәр. Барлык ир-атларга бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр бүләкләр һәм бәйрәм пакетлары әзерләгән иганәче - Фаит Шәймурзин гаиләсенә зур рәхмәт белдерәләр, - дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев