Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән!

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләвен җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Гүзәл затлар киңкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына зур өлеш кертә. Бер генә өлкәне, бер генә тармакны да хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Гаилә учагын саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да – хатын-кыз! Бала тәрбияләүдә дә, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп тә хатын-кызлар соклану тудыра, тирән ихтирам уята. Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телим! 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев