Уртак максат белән  уңышка ирешеп була
Авылым уңганнары

Уртак максат белән уңышка ирешеп була

Мөслим авылында яшәүче Ландыш һәм Илшат Вәлиевларны райондашларыбыз тырыш, үрнәк гаилә буларак белә. Гаилә 2014 елда крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, мөгезле эре терлек симертү юнәлешендә үз эшен башлап җибәрә.

– Эш башлаганда бик күп авырлыклар белән очрашырга туры килде. Шөкер, үҗәтлек белән аларны җиңдек. Хөкүмәтнең дә ярдәме булды. 2015 елда 3 миллионга якын грант отып, Торыш авылында ферма төзедек һәм терлекләр сатып алдык. Бүген безнең хуҗалыкта 250 баш эре терлек бар. Узган елларда сезонына 3 мең каз үстереп саттык. Агробизнеска улыбыз Раил дә тартылды: бөтен эштә дә ярдәм итә. Исәбе – терлекләр санын 300дән арттыру, – ди Ландыш Вәлиева.

Фермер хуҗалыгын төзү өчен гаиләдә икеңнең дә хезмәт яратуы кирәк. Ландыш белән Илшат шундыйлардан: үҗәтләнеп эшлиләр.
– Яшь идек әле, шулай да, ашыйсы килгән тәм-томнан баш тартып, җиде кат тирне агызып ике катлы йорт төзедек. Дистәләп үгез, савым сыеры, йөзләп каз, тавык-чебеш асрадык. Сәламәтлек бетә дип, бер карарга килеп, фермер хуҗалыгы төзергә булдык. Торыш – кайнатамның туган авылы. Мөслимнән 30 чакрым ераклыктагы авылда иске ферма торакларын арендага алып, анда терлекләр үрчетә башладык, – дип искә ала Ландыш.


Лилия Шәймиева

Фото – Вәлиевларның шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев