Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Дәүләттән ярдәм алып, үз эшен башлаган

Тат. Бүләр авылында яшәүче Илдар Вәҗетдинов 2015 елда, дәүләттән 1,5 миллион сум ярдәм алып, үз эшен башлап җибәрә. Бүген ул ихатасында алты баш мөгезле эре терлек, ике дистәгә якын сарык, күпләп кош-корт үстерә.

– Хәтерлим, кечкенә чакта әти белән әни ихата тутырып мал асрыйлар иде. Әнием Мөҗәллия: “Яратмаган эш авыр була”, – дип әйтә иде. Хактан да, башкарган эшең күңелгә ятарга һәм һәр эшнең тәртибе булырга тиеш. Плансыз эшне мин тозсыз ашка тиңлим. Фермер хуҗалыгын булдыру турында авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән чорларда ук уйлана башлаган идем, – ди Илдар
Вәҗетдинов.

2010 елда Илдар Вәҗетдинов арендага алган җирдә бөртекле культуралар үстереп карый. Ел коры килүгә карамастан, яхшы гына уңыш җыеп ала. Авылдашы, мәрхүм Зөфәр Солтановның тормыш иптәше тәкъдиме белән җир эшенә ныклап тотына Илдар. Зөфәр абыйдан калган авыл хуҗалыгы техникасын, җирләрен сатып алып, үз эшен башлый.

Һөнәре буенча райондашыбыз – математика укытучысы. Тормыш иптәше Алсу – инглиз теле укытучысы.

– Тормыш иптәшем – минем өчен ашыгыч ярдәм кебек. Басуда техника ватыламы, ягулык, запас часть кирәкме – “ә” дигәнче килеп җитә.
Кызыбыз Алисә белән улыбыз Булат та хуҗалыкта – төп ярдәмчеләребез. Ел саен 5-6 кешене сезонлы эшкә алабыз, – ди Илдар Вәҗетдинов.
Авыл хуҗалыгы министрлыгының фермерларга ярдәм йөзеннән оештырылган грант конкурсына Илдар үз проектын тәкъдим итә.
Министрлыкның махсус программасы аша грант акчасына трактор ала. Соңрак техниканы күбәйтә. Бүген хуҗалыкта комбайн, тракторлар, тырма, күлти, чәчкечләр, җир эшкәртү өчен кирәкле башка тагылма агрегатлар күп.

150 гектар пай җирендә фермер арпа, бодай, борчак кебек бөртекле- кузаклы культуралар үстерә. 30 гектарны күпьеллык үлән мәйданнары били. Борчакны фермер өченче ел рәттән җирне тукландыру, баету максатыннан чәчә. “Быел уңыш мул булды. 120 гектардан 250 тонна бөртекле культуралар җыеп алынды”, – ди Илдар.
Бөртекле культуралар малларны ашату өчен генә тотылмый, җирлектәге кошчы-фермерлар да терлек азыгы өчен бик теләп сатып ала. Илдар Вәҗетдинов алга таба терлекләрнең баш санын арттырырга, чәчүлек мәйданнары җирләрен киңәйтергә планлаштыра.

– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен җәелдерергә теләүчеләргә мөмкинлекләр күп. Дәүләт программалары гамәлдә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының да ярдәме зур. Бары теләк кенә кирәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев