Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Мәлләтамак “Печкин”ы

Хат ташучы һөнәре хатын-кызлар өчен кебек. беренче карашка гына шулай. Мультфильмдагы хат ташучы Печкинны яраткан кебек, Мәлләтамакта яшәүче Наил Мостафинны да олысы-кечесе көтеп ала. “Безнең авылның Печкины”, дип йөртәләр аны.

– Яшь чакта Таҗикстан якларына чыгып киттек. Шунда инженер белгечлеген алып, сайлаган һөнәрем буенча хезмәт куйдым. 1992 елда туган якка кайттык. Бабам, әтием яшәгән төп нигездә яши башладык, – ди Наил абый.

Наил Мостафин Мәлләтамак мәктәбендә физкультура, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укыта. Тормыш иптәше Земфира апа музыка дәресләрен алып бара. 2017 елда Наил абый хат ташучы булып эшли башлый. Сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә газета-журналлар тарата.

– Вакытлы матбугатны һәрвакыт күпләп алдырабыз. Наилгә сүз юк: җил-яңгыр, кар-буран дими, почта тарата. Газета-журналлар тарату белән генә бетәмени аның эше?! Чәй, сабын кебек әйберләр дә сата, аңа да план бар. Чыдасын гына авыл почтальоны! – ди Зөлфирә Фазлыева.

Наил абый көненә, ким дигәндә, 8-11 километр юл уза. Гадәттә, кышын күбрәк йөрелә.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев