Кыр батыры Марат
“Туган як” агрофирмасы механизаторы Марат Камалов районның кыр батыры дип билгеләнде.
Туган як” агрофирмасы алдынгы механизаторлары белән хаклы рәвештә горурлана. Агрофирмага озак еллар эшләүче тәҗрибәле механизаторлар җыелган. Шуңа, язгы кыр эшләре булсынмы ул, урып-җыю кампаниясеме – туганяклылар эшне беренчеләрдән булып төгәлли. Моңа агрофирмада техник мөмкинлекләрнең һәм инвесторның ярдәме зур булу эшне тиз һәм кыска срокларда башкарып чыгарга ярдәм итә, шул ук вакытта бу – көнне-төнгә ялгап эшләүче механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
– Язгы кыр эшләренең абсолют батыры булып танылган алдынгы механизаторыбыз Марат Камалов “Туган як” агрофирмасында 2021 елдан бирле хезмәт куя. Ул безгә килгәнче Сарман районында “Агросила” җәмгыятендә эшләгән. Анда да алдынгы хезмәткәр булган. Марат “CLAAS XERION” (клаас эксерион) тракторында эшли. Язгы кыр эшләре башлангач, басуга чыгып китә һәм көзге кыр эшләре төгәлләнгәнче кайтып керми. Яз башыннан ук җир тырмалауда, дым каплатуда хезмәт куйды, аннан чәчүгә кереп китте. Җәйдән көзгә кадәр пар җирләрен эшкәртә. Урып-җыю чорында комбайннар артыннан җир эшкәртүгә дә саллы өлешен кертә. Быелгы язгы кыр эшләрендә генә дә Марат Камалов 1600 гектарда дым каплатты, 2500 гектардан артык мәйданда чәчү башкарды, – ди агрофирманың генераль директоры Раил Җиһангиров.
Марат Камалов – Сарман районының Нөркәй авылы егете. Туган җирен ихластан яратучы ватанпәрвәр ул.
– Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Укый башлагач, нигәдер укытучы булу теләге сүрелде, – ди ул, студент вакытын искә алып. – Институтны ташлап, читтән торып Бөгелмә автомеханика техникумына укырга кердем. Диплом алгач, армия сафларына алдылар, ил чикләрен сакладым.
Хәрби хезмәттән кайткан егетне эшкә чакыручылар байтак була. Ул Сарман һөнәр училищесын сайлый һәм укытучы булып эшли башлый. Биредә дә ул үзенең яраткан шөгылен ташламый: училищеда укучыларга техника төзелеше буенча дәресләр бирә.
Рәмилә Сәләмова фотосы.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 20 июнь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев