Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Киңәшче һәм ярдәмче

Островка авылында гомер итүче Лидия Сомова биш өлкән кеше – дүрт әби һәм бер бабайны тәрбияли.

Лидия ханым социаль хезмәт күрсәтү тармагында 2006 елдан бирле эшли. Тумышы белән ул Островка авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, комсомол юлламасы белән ике ел авылдагы фермада хезмәт куя. Аннан Түбән Кама медицина училищесында укый. Фельдшер һөнәрен үзләштергән кызга белгечлеге буенча озак эшләргә туры килми.

Авылдашы – мәктәп елларыннан ук яратып йөргән Петрга кияүгә чыга һәм үзләренең авыл кибетендә 12 ел сатучы булып эшли.

– Күпләр социаль хезмәткәрне хезмәтче дип уйлап, ялгышалар. Безнең хезмәт өлкәннәргә киңәшче, ярдәмче булудан гыйбарәт. Заманча технологияләр чорында яшибез. Һәркемнең йортында микродулкынлы мич, автомат кер юу машинасы, башкасы бар. Тик, нинди генә уңайлыклар булмасын, аралашуны бернәрсә дә алыштыра алмый. Аеруча өлкән яшьтәгеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр башкалардан таяныч эзли. Кеше ярдәменә мохтаҗ өлкәннәр миңа әти-әнием кебек якын.

Әниемнең вафатына – 13 ел, өч ел урын өстендә ятты. Аны тәрбияләп, соңгы юлга озаттым, – ди Лидия Сомова.

Лидия апа бүген биш өлкән кешене – дүрт әби һәм бер бабайны тәрбияли. Аларның иң өлкәненә – 86 яшь. Лидия апа баштагы мәлдә өлкәннәрне карау авыррак булуын билгеләп үтте.

– Башкаларга кирәк булу барлык авырлыкларны да оныттыра. Һәр әбине, бабайны якын туганым кебек тәрбияләргә тырышам. Кайвакыт төнлә дә чакырып алалар. Кемгәдер кирәкле дару төймәсен табып бирергә, кемгәдер укол кадарга кирәк була. Өлкәннәрнең мине сагынып көтеп алуларын, ихтирам итүләрен күрү ничек рәхәт икәнен аңлатырга сүзләр җитми. Бу – күңел халәте, рухи тынычлык, – ди Лидия апа.

Без килгәндә Лидия апа аның тәрбиясендәге Валентина Волковага дәвалау процедураларын үткәрә иде. Карты вафатыннан соң ялгыз калган әбекәй ике мәртәбә инсульт кичергән.

– Рецептлар яздырып, дару юнәтү, коммуналь хезмәтләргә түләү, субсидияләр рәсмиләштерү кебек кәгазь эшләренең барысы да Лидия өстендә. Үз кызым кебек ул миңа. Картым китеп баргач, ялгызлык хөкем сөргән йортка көн дә кояш кебек балкып керә. Аны күреп күңел сөенә. Һәркемгә дә Лидия кебек изге җанлы, олы йөрәкле кешеләр очрасын иде, – ди Валентина апа.

81 яшьлек Валентина апаның өе чисталыктан балкып тора. Тәрәзә төбе саен гөлләр чәчәк атып утыра. Үз аякларында йөри алуына шөкер итеп, булганына канәгать булып яши Валя апа.

Лидия апаның өлкәннәр белән гади итеп, кирәк чакта шаяртып та сөйләшүен, өй эшләрен тиз-тиз башкаруын, әби-бабайларны сабыр гына тыңлый белүен кызыксынып күзәттек.

– Лидия белән аралашу – җанга дәва. Көне безне көйләп уза аның. Гаиләсендә дә мәшәкатьләре җитәрлек. Олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли ала. Урын өстендә ятучы авырулар да, кеше белән сөйләшергә зар-интизар булганнар да бар.

Социаль хезмәткәр аларны кабаттан тормышка кайтара. Чәй куеп эчәргә тилмергән көннәр дә була. Лидиягә шалтырату белән, ашыгыч ярдәм төсле, санаулы минутта килеп җитә. Рәхмәт аңа, – ди Островкада яшәүче Мәүләтша Мөхәмәтдинов.

Социаль хезмәткәрнең эше график нигезендә башкарыла алмый. Өлкәннәр төнлә дә, ял көннәрендә дә шалтыратырга мөмкин. Лидия апа кәрәзле телефонын һәрвакыт үзе белән йөртә.

– Әби-бабайларым арасында көйсезләр юк. Барысы белән дә уртак тел табып эшлим. Өлкәннәр сабыйлар кебек бит: психолог та, укытучы да булырга туры килә. Һәрберсенең күңел халәтен аңларга тырышам, – ди Лидия апа.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев