Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Эшлим дигән кешегә эш бар

Хөкүмәт программалары мал-туар санын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итә

Авыл хуҗалыгында эш читтән караганда гына җайлы кебек. Мал асрауның файдасы зур дисәләр дә, чыгымнары да җитәрлек – терлек азыгын күпчелек сатып ала, маллар арткан саен техника ярдәме таләп ителә. Аннан җитештергән продукциянең бәясе дә түбән.

Шулай да Югары Табын авылында яшәүче Вәсилә һәм Азат Фәрхетдиновлар, авырлыклардан курыкмыйлар. Гаилә, дәүләт ярдәменнән файдаланып, терлекләр санын арттырырга, мини-ферма ачарга булган.

– Авыл җирендә малсыз яшәп булмый, чөнки эш табу проблемага әйләнә башлады. Уйлаштык та, тормыш иптәшем белән бер фикергә килеп, мини-ферма төзергә булдык. Дәүләт ярдәмен алдык та, материаллар кайтардык. Терлекләр торагын төзеп бетергәч, сыерларның баш санын арттырырга исәп, – ди Азат Фәрхетдинов.

Түбән Табын авыл җирлегендә яшәүчеләр эшкә батыр булулары белән аерылып тора. Биредә үзмәшгульләр, фермерлар да әз түгел. Күпләр ихата тутырып мал-туар асрый, кош- корт тота.

– Фәрхетдиновлар гаиләсе – тик торуны белми торган эшсөяр гаиләләрнең берсе. Җирлектә кече эшмәкәрлек үсешенең уңай динамикада булуы шундый тынгысызлар тырышлыгы белән аңлатыла. Ел саен берничә авылдашыбыз хөкүмәт программаларында катнаша. Азат белән Вәсилә бер эштән дә куркып тормыйлар. Мал асрасаң, яшәргә дә мөмкинлекләрнең күбрәк булуын алар яхшы белә, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

Хезмәт тәме белән булдырылган җитеш тормышның бәясе маңгай тире белән исәпләнә. Авыл җирендә тормышны башкача күз алдына да китереп булмый.

– Мини-ферма булдыру турында без тормыш иптәшем белән күптәннән уйлап йөрдек. Дәүләт программаларында катнашып, ярдәм алган кешеләр хакында да ишетеп торабыз. Тик бу ярдәмне болай гына алып булмый, дип уйлый идем. Хөкүмәт эшләргә теләге булганнарны хәлле-хәлсезгә аермый икән. Ходайга тапшырып тәвәккәлләдек тә, эш башладык. Авыл хуҗалыгы – шактый көч, тынгысыз хезмәт сорый торган өлкә. Ләкин теләк булганда, барысына да ирешеп була. Бик күпләр, карарга авыр дип, ихатадагы малын бетергәндә без терлекләр үрчетергә булдык, – ди Вәсилә Фәрхетдинова.

2021 ел коры килсә дә, фермер малларына җитәрлек азык әзерли алган. Өч сыер белән эш башлаган Фәрхетдиновлар мөгезле эре терлекләр санын тиздән сигез башка җиткерәчәкбез, дип белдерде. Чиста һәм табигый авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур булганда сыйфатлы ит- сөт продукциясенә сорау кимемәячәк.

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев