Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Эшкә бирсәң чын күңел

Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куючы механизатор Айдар Галиев ел саен яхшы күрсәткечләргә ирешә

“Зәйдә урта мәктәпне тәмамлагач, әниемнең туган авылы Иске Карамалыга күчеп кайттык. Мөслим аграр көллиятендә автомеханик һөнәрен үзләштердем һәм коммуналь хуҗалыкта слесарь булып эшли башладым”, – ди Айдар.

Эшен яратып, җанын биреп башкарса да, җир-ананың тургайлар җыры яңгыраган, мул уңыш бирүче басулары күңелен алгысыта. 2016 елда Айдар “Агромастер” җитештерү компаниясенә юл тота. Егетне эшкә көнендә үк кабул итәләр. “Агромастер” компаниясендә – слесарь, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли Айдар. Язгы һәм көзге чәчү кебек мөһим кампанияләрне сагынып көтеп ала ул.

– Айдар быел Мөслим, Вәрәшбаш, Сөренчәк, Олы Чакмак басуларында – барлыгы 1500 гектарда эш башкарды. Җиденче сезонын эшләүче егет тырыш булуы, алдына куйган максатларга ирешә белүе белән аерылып тора. Айдар – басу-кырларга чын мәгънәсендә гашыйк кеше. Яратып, һөнәрен бар күңелен биреп эшләгәнгә хезмәте дә көйле бара. Бу сезонда ул үзебезнең компаниядә җыелган “Т-360Ш” тракторында эшләде. Айдар – компаниядә слесарь буларак та бик кирәкле кеше. Универсал! Бункерлар һәм чәчкечләрне җыя, слесарь-җыючы эшен аннан да остарак башкаручы юк, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе урынбасары Фәрхәт Шәмсиев.

“Тайлер Диск-9000”чәчкече тагылган тракторда Айдар көненә 90 гектарда эш башкарган.

– Катнаш агрегат белән эшләү чәчүне кирәкле технологияләр нигезендә башкару мөмкинлеген бирә. Культивацияләү, чәчү һәм катоклау эшләрен башкаручы җайланма үзебезнең заводта җыела, – ди Айдар Галиев.

Айдарның җир эшенә мәхәббәте нәселдән килә. Бабасы Рәшит Шәфыйков та заманында мактаулы механизатор булган.

– Бабам мине гел үзе белән йөртте. Беренче тапкыр тракторга җиде яшемдә утырдым. Бабам шулвакыт: “Икмәкләр мул булып үссен өчен җирне яратырга кирәк, балам! Тәрбияне җир дә аңлый. Ил-көнгә кирәкле кеше булып үс! Йөземә кызыллык китермә!” – дигән иде. Механизатор һөнәренең авыр, шул ук вакытта мактаулы да булуын аңлаганмын. Шулай булмаса, бабам юлыннан китмәс идем, – ди Айдар, горурланып.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X