Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Әти-бабай һөнәрен үз итеп

Илһам Садыйков – Симәк авылы егете. Ул Мари Бүләр мәктәбендә – биология, Тат.Бүләр мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укытты. Тәҗрибәле укытучы, шул ук вакытта балта остасы да.

Агачтан эшләнгән әйберләренең исәбе-саны юк. Садыйковларның йортындагы һәр әйбергә хуҗа кулы тигән. Менә аш-су бүлмәсе. Биредәге өстәл, эскәмияләрне дә Илһам ясаган.

– Тормыш иптәшемнән бик уңдым. Кулы эш белгән ир-егет алтын бәһасенә тиң! Берәр нәрсә алам дип әйтүем була, Илһам шунда ук: “Бераз сабыр ит, үзем ясап бирермен”, – ди. “Кухня гарнитуры ясармын” дип өметләндерде әле, – ди, хәләле белән горурланып, Алия апа.

Илһамның әтисе дә укытучы булган. Балаларга хезмәт, сызым, рәсем фәннәрен укыткан.

– Мин кечкенә вакытта, акча түләми башлагач, әти авылдан китәргә карар кылган. Свердловск өлкәсенә чыгып киткәнбез. Әти Пермь якларына шабашкага йөргән – урман кискән, бура бураган, өйләргә янкормалар ясаган. Безнең әти-әни ягыннан бабайлар балта осталары булган. Әти безне – өч улын да бу һөнәргә өйрәтте. Өй өчен байтак җиһазларны үзе ясады. Без аларны бүген дә кадерләп тотабыз. Авылдашлары әтине бүген дә хөрмәт белән искә ала. Симәктә әти кулы тимәгән йорт юктыр. Әти тегермәндә дә, пилорамда да эшләде. Халык соравы буенча ишек-тәрәзәләр дә ясады, – дип искә ала Илһам абый.

Илһам икенче сыйныфның өченче һәм дүртенче чирекләрендә Симәк мәктәбендә укый. Кечкенә чакта рус мохитендә тәрбияләнгәч, татар телен белүе, туган телдә сөйләшүе чамалы була. “Бу малайны татар теленә өйрәтеп булмас” дигән укытучыларын шаккатырып, Илһам баш-аягы белән укуга чума һәм 8 сыйныфны бары “5”ле билгеләренә генә тәмамлый. Аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам итә.

– Башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломын алгач, Әлки районына эшкә җибәрделәр. Анда ике ел укыттым. Аннан туган авылыма кайттым һәм Симәк мәктәбендә балаларга хезмәт, рәсем, сызым фәннәренең нечкәлекләрен өйрәтә башладым. Өйләнергә ашыкмадым. Дөнья йөген тарту, гаиләне туендыру өчен алсыз-ялсыз эшләргә кирәклеген белгәнгә үз-үземә “Иртә өйләнмим!” дип, сүз бирдем, – ди Илһам абый. 

Тормыш иптәше Алия – Яңа Карамалы авылы кызы. Алиягә бер күрүдә гашыйк булган Илһам. 

– Илһам белән танышканда Яр Чаллыда эшләп йөргән вакытым иде. Гаилә тормышын икебез дә акыл, саф мәхәббәт белән башладык. Илһам, яшь чакта биргән вәгъдәсенә тугры калып, тормыш максатларына ирешкәч кенә гаилә корды. Без кавышканда аңа 30 яшь иде. Шөкер, ул – бик яхшы әти һәм минем өчен ныклы терәк, калкан, – ди Алия апа.

Илһам абыйның агач эше белән мавыгуы балачак елларына барып тоташа. Уенчык танклар ясарга ярата ул. Соңрак мәктәптә, әнисенә дип, көнкүреш кирәк-яраклары ясый. Без килгәндә Илһам абый аш-су өчен куна такталар ясау белән мәшгуль иде. Кызына дип ясаган кием шкафын да буяп, ялтыратып куйган иде. 

– Эш өчен чимал күп кирәк. Шушы көннәрдә генә район үзәгенә барып, каен такталары алып кайттым һәм киптерергә куйдым. Алга таба яраткан шөгылемә тагын да күбрәк вакыт бирәсем килә, – ди Илһам абый.

Садыйковларның йортында бик матур бер сурәт күзгә ташлана. Аэрография ысулы белән ясалган матур кыз сурәтен Илһам абый краскопульт белән ясаган. Мондый рәсемнәрне дә яратып ясый Илһам абый. Кулыннан бар эш тә килгән ир-егеткә сокланмыйча мөмкин түгел!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама