Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым тарихы

Иске Әлмәттә бердәм халык яши

Әмәкәй авыл җирлеге составындагы Иске Әлмәт авылының тарихы XVIII гасырга ук барып тоташа. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, авылга XVIII гасырның беренче яртысында нигез салына.

Революциягә кадәр авыл “Ельметьево” исеме белән телгә алына. 1870 елдагы мәгълүматлар буенча авылда мәчет, мәктәп, ике су тегермәне эшләгән. Бу чорда халыкның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык булган. 1929 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оешкан. 1951 елда Иске Әлмәт авылы “Правда” колхозы составына керә. 1993-2006 елларда “Дуслык” крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. 2018 елдан Әмәкәй авыл җирлеге территориясендәге пай җирләре “Август-Мөслим” агрофирмасына тапшырыла.

– Бүген Әмәкәй, Иске Әлмәт авылларында яшәүчеләрнең пай җирләре – агрофирма карамагында. Иске Әлмәт авылында бүгенге көндә 52 хуҗалык исәпләнә, 40ка якын кеше яши. Халыкның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова. – Әлмәт авылында эш яшендәге биш кеше исәпләнә. Алар агрофирмада хезмәт куя. Авыл кешесе бүген дә терлек асрап, кош-корт үстереп гомер итә.

Әлмәтлеләр үзара салымны ел саен 2000 сум күләмендә җыя. 2022 елда исә үзара салым күләме 4000 сумны тәшкил иткән. Акча авылда яңа су скважинасы казытып, Әлмәтне су белән тәэмин итүче системага тоташтырылу өчен тотылган. Шуның нәтиҗәсендә бүген Иске Әлмәт авылында су бирүдә өзеклекләр булганы юк. Бу зур вакыйганы Иске Әлмәт төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм иткәндә билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә авылда яшәүчеләр генә түгел, читтә гомер итүчеләр дә катнашты. Кече авыл булган Иске Әлмәткә авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт игътибар зур. Авыл юлларын төзекләндерү, урамнарны яктырту буенча нәтиҗәле эш алып барыла. 

– Авылыбызда бик рәхәт! Матур гомер итәбез, – ди Иске Әлмәт авылында яшәүче мәгариф ветераны Миңзифа Кәримова. – Утыбыз, суыбыз, юлларыбыз бар. Шуңа шөкер итеп, шатланып яшибез. Авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова хәлебезне белешеп тора, нинди дә булса сорау туса, проблемалар булса, тиз арада хәл итү ягын карый. Авыл башлыгы Иске Әлмәтне һәрвакыт игътибарда тота, рәхмәт аңа! Авыл халкының күпчелеге өлкәннәр булса да, көчебез җиткән кадәр кош-корт үстерәбез. Сугымлык маллар асраучылар да байтак әле. 

Бүгенге көндә Иске Әлмәт авылыннан ике егет махсус хәрби операциядә катнаша. Авылда клуб эшли. Фельдшер вазыйфаларын Әмәкәй авылыннан Чулпан Сөләйманова башкара. “Чулпан һәр көнне килеп, авыл халкының хәлен белә. Төнлә дә килеп җитә. Без аның эшеннән бик канәгать!” – диләр аның турында әлмәтлеләр. 

Авылда кибет булмаса да, халык борчылмый. Иске Әлмәткә көнаралаш “автолавка” килә. “Автолавкада продукция һәрвакыт сыйфатлы. Бәяләр дә башка кибетләрнекеннән аерылмый. Кирәк әйбер булса, әйтеп җибәрәбез дә, икенче килүгә аны алып та киләләр”, – ди Миңзифа апа. 

Техникасы булганнар Әмәкәйдәге кибетләргә дә барып кайта. Актаныш районы белән чиктәш Иске Әлмәт авылы халкы матур яши. Халыкның бердәмлеге, дуслыгы әлмәтлеләрне тагын да берләштереп, авылның матур һәм ышанычлы киләчәген тәэмин итә.

Фото – Иске Әлмәт мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев