Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкларда ремонт бара

Авыл хуҗалыгында техниканың һәрвакыт төзек һәм сафта булуы эштә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә ярдәм итә.

Соңгы елларда агрофирмаларда, эре фермер хуҗалыкларында техниканы, тагылма коралларны алдан ук әзерлек сызыгына куюга зур игътибар бирелә.

– Хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләре барышы белән таныштык. “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Исламов”, “Авзалов” һәм “Нуретдинов” фермер хуҗалыкларында булдык. Хуҗалыкларда техника тиешле таләпләргә туры китереп кышкы саклауга куелган. Трактор-машиналар һәм тагылма кораллар ремонты дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсе ясаган исәпләүләр буенча хуҗалыкларга 150 млн сумлык запас частьләр кирәк. Кирәкле әйберләрне алу өчен хуҗалыклар килешүләр төзи, кайберләре запас частьларны алып кайтырга да өлгерде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев