Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техникаң чыдам булсын

Бүгенге көндә механизаторлар чәчүлек орлык хәстәрләү, минераль ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль. Язгы чәчү һәм җир эшкәртү өчен техника әзерләү дә бара. Хуҗалыклар запас частьлар, ягулык-майлау материаллары туплый.

– Тырма ремонты хуҗалыкларда яңа ел алдыннан төгәлләнде. Бүгенге көндә культиваторларның  – 84 проценты, традицион чәчкечләрнең – 80 проценты, чәчү комплексларының 69 проценты ремонтланды. Тракторлар ремонты 74 процентны тәшкил итә. План буенча 1 апрельгә язгы кыр эшләрендә катнашучы бөтен техника да, ремонт төгәлләнеп, буялып, агрегатлаштырылып, әзерлек сызыгына куелырга тиеш. “Исламов” һәм “Әюпов” фермер хуҗалыкларында ремонт эшләре төгәлләнде. “Август-Мөслим” агрофирмасында үзйөрешле сиптергечләрне ремонтлау дәвам итә. “Туган як” агрофирмасы мастерскоенда биш трактор ремонтлана. Кече фермер хужалыкларында да язгы кыр эшләренә әзерлек буенча проблемалар күренми, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Язның үз мәшәкатьләре. Игенченең бу чорда күңеле җилкенә торган чак. Техникаларны тагын бер кат барлап, карап чыгу артык түгел. Агрегатларның тышкы матурлыгы түгел, чыдамлыгы, язгы кыр эшләре вакытында сынатмавы мөһим.
– Замана белән бергә техника да үзгәрә. Яңа технологияләр куллану язгы кыр эшләренә әзерлекне оешкан төстә үткәрү мөмкинлеген арттыра. Быел “Туган як” агрофирмасына ашлык җыю өчен ике “Полесье” комбайны һәм ике “Амазон” чәчү комплексы кайтты. Шушы көннәрдә үзйөрешле “Барс” агу сибү җайланмасы да кайтып җитәргә тиеш. Бүген егетләр зур егәрлекле тракторларга һәм чәчкечләргә техник карау үткәрә. Техника ремонтына механизаторларыбыз зур җаваплылык белән карый. Аннан-моннан ясалган техника белән басуда эшләп, зур уңыш алып булмый. Тырма, чәчкеч һәм культиватор кебек тагылма агрегатларны декабрь аенда ук ремонтлап куйдык. Тырмаларны, дәүләт стандартларына туры китереп, комбайнчы егетләр Вәли Хәбибуллин, Данил Муллакаев очлый, тәҗрибәле механизатор Марсель Үтәганов корпус-рамнар җыйды. Егетләр үз эшләренә таләпчән карый. Культиватор, чәчкеч һәм башка агрегатларны Фидаил Гыйзетдинов ремонтлады, – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров.

Лилия Шәймиева

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев