Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хәбәр итәргә соңармагыз!

Авыл хуҗалыгы формированиеләре өчен җыелыш үтте. Анда сүз “Терлекчелек продуктлары турында” Федераль законы хакында барды.

1 марттан үз көченә кергән закон нигезендә сүз терлекчелек калдыкларын, аерым алганда, тиресне урнаштыру турында бара. Закон нигезендә терлекчелек калдыкларын үзеңдә калдырырга була, ләкин аны саклау һәм утильләштерү өчен лицензия алырга, алга таба әйләнә-тирәгә зыян салган өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Икенче ысул: тиресне органик ашлама буларак тәкъдим итү өчен 6-12 ай дәвамында сакларга, лаборатор тикшерүләр уздырганнан соң сертификат алырга, “Сатурн” программасына кереп, аны сатарга мөмкин. Тагын бер вариант: мөгезле эре терлек тиресен, кош тизәген терлекчелек калдыклары буларак тәкъдим итеп, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек органнарына хәбәр итәргә кирәк. 
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр 1 майга кадәр Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек органнарына терлек тиресен һәм кош тизәген өстәмә продукция буларак кулланачаклары турында хәбәр итәргә тиеш. Җитештерүчеләрдән хәбәр кермәсә, тирес терлекчелек калдыгы итеп кабул ителә һәм аны саклау яки кырга чыгару туфракны пычрату дип бәяләнә. Мондый гамәлләр өчен штраф каралган.

Наилә Сәлахова

 Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев