Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үзара хезмәттәшлек кирәк!

Район умартачылары белән семинар үтте. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария белгечләре, эшчәнлекләре әлеге тармак белән бәйле авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

Көн тәртибендә кышлатудан чыккан умарта гаиләләренә беренче ярдәм күрсәтү, умарталарның баш санын саклау мәсьәләләре каралды. Басуларны эшкәрткәндә иминлекне тәэмин итү, технологик таләпләрне төгәл үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Умартачылар азык запасының сыйфаты турында да фикер алышты.

– Семинарларда умартачылар бик теләп катнаша. Быелгы сөйләшү тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы формасында узды. Инвесторлар һәм умартачылар киңәшләшеп эшләгәндә уңышка ирешеп була. Районда умартачылыкны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мөслим урман-болыннарыннан җыелган балның сыйфаты тел-теш тидерерлек түгел. Элек җитешсезлекләр дә, умарта гаиләләрен күпләп югалту очраклары да булды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре агу-химикатлар кулланганда бал кортларын саклау өчен, умартачылар белән сөйләшеп эшләргә тиеш, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге өлкән белгече Мәрьям Саламаева.

Лилия Шәймиева 

Фото – .авыл хуҗалыгы идарәсенән

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 19 апрель 2024 ел санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев