Урып-җыю кампаниясенең экватор сызыгын үттеләр
11 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 26137 гектар (53,2%) мәйданда җыеп алынды.
Игенчеләр урып-җыю кампаниясенең экватор сызыгын үттеләр.
11 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 26137 гектар (53,2%) мәйданда җыеп алынды. 54417 тонна суктырылды. Гектар биреме уртача 20,8 центнер тәшкил итә.
Иң югары күрсәткечләр - "Туган як-Родные края" агрофирмасында. Алар 4455 гектар мәйданда игеннәрне җыеп алды. Бу барлык мәйданның 74%ын тәшкил итә. Гектар биреме - 25,1центнер.
"Август-Мөслим" агрофирмасында 9071 гектарда (64%) эш башкарылды. Уртача гектар биреме аларда 22,9 центнер.
Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев