Уракка старт бирелде!
«Исламов» КФХ крестьян-фермер хуҗалыгы Мөслим районында беренчеләрдән булып уҗым бодаен уруга кереште
Басу сезоны иң җаваплы чорына аяк басты. "Исламов" КФХ крестьян-фермер хуҗалыгы Мөслим районында беренчеләрдән булып уҗым бодаен уруга кереште.
Алда – киеренке, әмма нәтиҗәле хезмәт көннәре. Бу чорда һәр минут, һәр хезмәт кешесе һәм һәр кояшлы көн кадерле. Техника сынатмасын, уңыш мул булсын, хезмәтегезнең нәтиҗәсе сөендерсен!
Барлык игенчеләргә дә имин хезмәт, җиңел урак һәм мул ашлык телибез! Быелгы урак өсте районыбыз тарихына иң оешкан, иң тиз һәм иң мул уңышлы кампанияләрнең берсе булып керсен!
Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев