Тырышлар уракта сынатмый: «Намус» агрофирмасы мул уңышка өметләнә
Озак еллар дәвамында югары күрсәткечләр белән сөендерүче «Намус» агрофирмасында урып-җыю эшләре кызган чак.
22 июльдә агрофирма уңганнары уракка чыкты.
Механизаторларыбыз һәр минутның кадерен белеп хезмәт куя, хәтта төшке аш вакытында да кырдан аерыласылары килми үзләренең. Күчмә ашханәдә эшләүче пешекчеләр аларны турыдан-туры комбайннар янына килеп кайнар ризык белән тәэмин итә. Мондый кайгырту хезмәт кешеләренә вакытны янга калдырырга һәм уракны өзлексез дәвам итәргә мөмкинлек бирә, – ди агрофирма агрономы Рамил Мөслимов.
Рамил Мөслимов 2017 елдан бирле “Намус” агрофирмасында хезмәт куя. Техника гөрелтесен, басу-кырларны бар йөрәге белән яраткан Рамил абый ел да шушы чорны сагынып һәм түземсезләнеп көтеп ала.
Уңыш язмышы һәр сәгатькә бәйле булган чорда кыр батырларының фидакарь хезмәте аеруча зур хөрмәткә лаек. Быел агрофирма 1948 гектар мәйданда язгы бодай үстерде. Шулай ук 2405 гектарда – көзге бодай, 907 гектарда - рапс, 200 гектарда орлык өчен горчица, 2638 гектарда арпа үстерелде. Бүгенге көндә хуҗалык Михайловка, Добрино басуларында көзге бодай суктыру белән мәшгуль. Гектар биреме 40-42 процентны тәшкил итә. Басуда Сарман районының механикалаштырылган отряды эшли.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 7 август саныннан укыгыз.
Фото: Татар-информ
Фото: Фәридә Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев