Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Туган якта хезмәт, яшәү ямьле

“Туган як” агрофирмасы Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен район мәдәният йортында гаилә бәйрәме итеп үткәрде.

“Туган як” агрофирмасы беренчелекне бирми. Чәчүне дә, урып-җыю эшләрен дә беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Агрофирма 6 мең гектар мәйданда үстерелгән бөртеклеләрдән 15000 тоннадан артык уңыш җыеп алды. Гектар биреме 24 центнерны тәшкил итте. “Быелгы катлаулы елда да мондый уңыш алу – агротехник чараларны вакытында башкару нәтиҗәсе”, – ди белгечләр. 

– Быел бәйрәмне гаиләләребез белән бергә билгеләп үтәргә булдык. Игенчеләр икмәк үстерү өчен бик зур хезмәт куя. Бәйрәмдә әтиләрен хөрмәтләүне, игенчеләр турында видеоязмаларны күргән балалар авыл хуҗалыгында эшләүче якыннары белән горурланып үсәр. Туган якта гына яшәү, эшләү ямьле була. Без туган җиребездә хезмәт итә алуыбыз белән бәхетле! Балаларыбыз да шуны күреп, аңлап үссеннәр, безнең ышанычлы дәвамчыларыбыз булсыннар иде, – ди “Чаллы икмәге” җәмгыяте идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнысов.

Җитәкче үзенең “Иң яхшы эш бирүче” титулына ия булырга, ә “Туган як” агрофирмасын Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә икмәк пешерү өчен сыйфатлы бөртекле культуралар үстерүче предприятие итеп күрергә теләге барлыгын әйтте.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Рафаэль Фәттахов та туганяклыларга бәйрәм котлавын җиткерде.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев