«Туган як» тәҗрибәсе
Мөслим районында Кыр көне үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быелгы беренче очрашу “Туган як” агрофирмасында оештырылды.
Мөслим районында Кыр көне үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быелгы беренче очрашу “Туган як” агрофирмасында оештырылды.
Әлеге чарага Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә дистәләрчә аграрийлар җыелды. Төп максат – заманча технологияләрне кулланып, җирнең һәр гектарыннан нәтиҗәле файдалану ысулларын табу.
– Кыр көнен быел аеруча масштаблы итеп үткәрәбез. Чарада тәҗрибәле белгечләр белән аралашып, өстәмә белем алу мөмкинлеге бар. “Амазон” компаниясенең заманча техникасын да тәкъдим иттек. Бу чара һәр хуҗалык өчен файдалы булыр дип ышанам, – ди “Туган як” агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров.
Кыр көнен оештыру – зур бизнес һәм фән хезмәттәшлегенең логик дәвамы. Бу чара – яңа партнерлар табу һәм эшне киңәйтү өчен искиткеч мәйданчык.
– “Туган як”та Кыр көнен өченче ел уздырабыз. Максатыбыз – яңа компанияләр белән хезмәттәшлек итү, үзебезне тагын да камилләштерү, – ди “Чаллы икмәге” идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнысов.
Соңгы елларда агрофирма “Орлык академиясе” һәм Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән тыгыз элемтәдә эшли. Тәҗрибә мәйданчыгында катнашучыларга язгы һәм көзге бодайның 18 төре үстерелүче җир участоклары күрсәтелде. Алар арасында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм “Туган як” агрофирмасы тарафыннан ике ел дәвамында эш алып барылган ике яңа линия аерым игътибарга лаек. Нәтиҗәләр сокландыра: уңдырышлылык гектарыннан 40 центнерга җиткән, җилемсә 28 процентны, ә аксым күрсәткече 16,9 процентны тәшкил итә.
Татарстан өчен эксклюзив булган “Ирень-2” һәм “Ница” сортлары исә рекордлы нәтиҗә – гектарыннан 47 центнер уңыш бирә. Мондый күрсәткечләр җирле селекция эшләнмәләренең киләчәге өметле булуын дәлилли.
Фәнни казанышлар белән беррәттән, Кыр көнендә заманча авыл хуҗалыгы техникасының да мөмкинлекләре күрсәтелде. Тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы исбатлаганча, Мөслим аграрийлары заман белән бергә атлый һәм икмәк үстерү кебек җаваплы эштә фәнни юлны өстен күрә.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Рәмилә Сәләмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев