Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Туган як” финишка юл тота

Районыбызда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Икмәкне җыеп алу буенча “Туган як” агрофирмасы беренчелекне бирми. Хуҗалык уңганнары белән Мәлләтамак янындагы язгы бодай басуында очраштык.

– Бүгенге көнгә районда 17800 гектарда урып-җыю эшләре башкарылды. Бу – бөртеклеләр биләгән барлык мәйданның 36 проценты, дигән сүз. 36000 тонна икмәк җыеп алдык. Район буенча уртача гектар биреме 20 центнерны тәшкил итә. Районда көзге культуралар һәм борчак суктыру төгәлләнде. Бүген механизаторлар язгы культуралар һәм арпа суктыра. Басу-кырларда 70тән артык комбайн эшли. Көнлек күрсәткеч 1800 гектар тәшкил итә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

“Туган як” агрофирмасында ике дистәгә якын техника эшли. Белгечләр дә һәрдаим механизаторлар янында. Агрофирма директоры Раил Җиһангировны да басуда очраттык.

– Агрофирмада 5500 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Язгы бодайдан уртача 23 центнер уңыш алабыз. Агрофирмада икмәкнең уртача гектар биреме тагын да югарырак – 25,7 центнер. Урып-җыю үткәреләсе мәйданның 55 процентында эшне төгәлләдек. 4500 гектарда язгы бодай һәм 1300 гектарда техник культуралар суктырасы бар. Соңрак 1900 гектар мәйданда үстерелгән көнбагыш культурасын җыюга керешәчәкбез. Һава торышы коры торганда, 10-12 көндә бөртекле культураларны җыюны төгәлләрбез, – ди Раил Җиһангиров.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев