“Туган як” агрофирмасының алдынгы механизаторы Әбүләис Морзаханов авыл хуҗалыгында 40 елга якын хезмәт куя
Мәктәпне тәмамлаганда ук кулына трактор йөртүче таныклыгын ала ул
“Туган як” агрофирмасының алдынгы механизаторы Әбүләис Морзаханов авыл хуҗалыгында 40 елга якын хезмәт куя. Мәктәпне тәмамлаганда ук кулына трактор йөртүче таныклыгын ала ул.
– Мәктәпне тәмамлагач, 1987 елда “Беларусь” тракторында эшләдем. Ике ел хәрби хезмәттә булдым, аннан эшемне янәдән Карл Маркс исемендәге колхозда дәвам иттем: тракторга утырырга да, урып-җыю чорында комбайн да эшләргә дә туры килде, – ди Әбүләис.
Колхозлар таралып, җирлеккә инвестор булып “Вамин” җәмгыяте килгәч, Бүләк авылы бүлекчәсендә тырыш хезмәт куя игенче. 2018 елда Ә. Морзаханов гаиләсе белән Мөслимгә күчеп килә, “Туган як” агрофирмасында эшли башлый.
– Авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәт куючылар эшли-эшли җитмеш төрле һөнәр үзләштерә. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки хәзер һәр тармак заманча техника, җир эшкәртү һәм чәчү комплекслары белән тәэмин ителгән. Алар белемне арттырып, яңалыклар белән танышып баруны таләп итә. Техниканың үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнергә, үзләштерергә кирәк. Мин “Ростсельмаш”ның RSM тракторында эшлим. Урып-җыю чорында “Claas tucano - 580” (клаас тукано) комбайнына утырам. Бу көннәрдә язгы кыр эшләреннән соң тракторымны ремонтлау белән мәшгульмен. Урып-җыю кампаниясе алдыннан комбайнны тагын бер кат карап, тикшереп чыгармын, дип планлаштырам. Урып-җыю вакытында һәр минут кадерле, һава торышы мөмкинлек биргәндә, тиз арада уңышны җыеп алырга кирәк, – ди Әбүләис, елмаеп.
Әбүләис Морзаханов хакында агрофирма җитәкчелегеннән мактау сүзләре генә ишетелә.
– Механизаторларыбыз – озак еллар сыналган, тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанган ир-егетләр. Әбүләис Морзаханов – шуларның берсе. Бик төгәл, гадел, ярдәмчел, үз эшенә җаваплы караучы механизатор ул. Аның техникасы һәрвакыт төзек, каралган була. Нинди генә эшне тапшырсаң да, ул аны ахырына кадәр башкарып чыга, йөкләнгән планны арттырып үти. Яңа хезмәт җиңүләренә ирешеп, агрофир мада күп еллар хезмәт итәргә насыйп булсын аңа! – ди “Туган як” агрофирмасы генераль директоры Раил Җиһангиров.
“Гомере буе авыл хуҗалыгын да, басу-кырларда эшләп арымадыгызмы?” – дигәч, Әбүләис Морзаханов:
– Арымадым. Тормышымны яңадан башларга туры килсә дә, барыбер җирдә эшләр, шушы һөнәрне башкарыр идем. Тәпи киткән туып-үскән җирдән, җир эшеннән туеп буламы соң?! Әлбәттә, һәр эшнең үзенә генә хас авырлыклары була, әмма мин шушы җирдә эшләвем белән бик бәхетле! Бүген авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар! Иң мөһиме – туган җиреңне, башкарган хезмәтеңне чын күңелдән яратырга кирәк! – дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев