Терлекләр тук булсын өчен
“Август-Мөслим” агрофирмасында сенаж әзерләүгә керештеләр.
Сыерның сөте – телендә, дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәгәндер. Терлекләр сыйфатлы ризык белән тукланмаса, вакытында ашатылмаса, югары күләмдә продукциягә өметләнәсе дә юк. Яхшы сыйфатлы терлек азыгы малларның продуктивлыгын гына арттырып калмый, ә аларның сәламәтлеге һәм сыйфатлы продукция җитештерү өчен ныклы нигез дә булып тора.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 3 миллион тоннадан артык сенаж, 4 миллион тоннага якын силос, 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк. “Бүгенге көндә Мөслим, Азнакай, Нурлат һәм Актаныш районнарында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр”, – диелә министрлык хәбәрендә.
“Август-Мөслим” агрофирмасында бүген күпьеллык үләнне сенажга салу эше бара.
– “Август-Мөслим” агрофирмасында 5001 мөгезле эре терлек, шул исәптән 2450 савым сыеры исәпләнә. Җәйге чорда җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләү – терлекчелек тармагының төп бурычы. Терлек азыгы әзерләү өчен көздән 380 гектар мәйданда арыш чәчтек, аны җыеп алдык. Әлеге культурадан 9 мең тонна терлек азыгы әзерләнде. 1426 гектарда үстерелгән күпьеллык үләнне сенажга салу башланды. Бу эш 356 гектар мәйданда төгәлләнде инде. Күпьеллык үләннең 146 гектарыннан печән әзерләргә ниятлибез. Силос әзерләү өчен үстерелүче кукуруз мәйданнары 447 гектар тәшкил итә. Терлекләр тук, продукция сыйфатлы булсын өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләргә тулы нигез бар, – ди “Август-Мөслим” җәмгыятенең терлек азыгы әзерләү буенча агрономы Вилсур Фәтхетдинов.
Быел күпьеллык үлән, узган ел белән чагыштырганда, иртәрәк җитешкән. Шуңа терлек азыгы әзерләүгә дә иртәрәк керешкәннәр.
– Терлек азыгын, елдагыча, ике елга җитәрлек итеп әзерлибез. Узган ел салынган сенаж базларының берничәсе әле ачылмаган. Сенаж яхшы сыйфатта саклана. Күпьеллык үләннең беренче катыннан 3 сенаж базы салырга исәплибез. Үләнне сусыл вакытында чабабыз, димәк, сенаж сыйфатлы булачак. Үләнне базга салганда барлык таләпләр дә үтәлә. Терлек азыгы лаборатор тикшерү уза, нәтиҗә дә һәрвакыт яхшы була, – диде Вилсур Фәтхетдинов.
Күпьеллык үлән басуында эш кайный. Дистәдән артык техника өзлексез хәрәкәт итә: бер машина китәргә өлгерми, икенчесе килеп туктый. Үлән уручы комбайннар туктап тормый.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев