Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы җитәрме?

Терлек азыгы әзерләү өчен генә түгел, гомумән, быелгы ел бик үзенчәлекле килде. Яздан соң тиешеннән артык нормада җылытып җибәргән һава шартларында калкынып киткән үсентеләрне көтелмәгән суыклар харап итте. Инде көннәр җылынып, яңадан тернәкләнеп килгәндә, аларның үсешен һава температурасының озак вакыт түбән торуы тоткарлады. Нәтиҗәдә, терлек азыгы әзерләү дә берникадәр соңга калды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 5189 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Шуның 2728 башы савым сыерлары. Бүгенге көнгә барлыгы 1670 тонна печән, 9343 тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 9,2 цетнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. – Чыннан да, быелгы һава шартлары үзгә һәм көтелмәгәнчә килде.

Үсемлекләргә, игеннәргә корылык кына түгел, ә беренче чиратта суыклар да зурзыян китерде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

– Кышлату чорын нәтиҗәле уздыру өчен һәр шартлы терлеккә 30 центнер азык берәмлеге кирәк. Бу  исә 3 мең тонна печән, 30 мең тонна сенаж, 34 мең тонна силос, 2100 тонна салам дигән сүз. Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: авыл хуҗалыгы формированиеләрендә алдагы елда әзерләнгән азык запасы да бар әле. Ул бер шартлы  терлеккә 13 центнер азык берәмлеге тәшкил итә. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрнең җыеп аласы икенче укосы, кукуруз мәйданнарының булуын исәпкә алсак, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык булыр, дип өметләнәбез.
Олы Чакмак авылында эшләп килүче “Хафизова” крестьян-фермер хуҗалыгында 200дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 110 башы савым сыерлар,  95 баш бозаулар тәшкил итә. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев