Татарстанда көзге бодай һәм рапс җыюга керештеләр
Быел бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 168 мең га тәшкил итә
Татарстан аграрийлары көзге бодай һәм рапс җыюга кереште
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында урып-җыю кампаниясе башланды. Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнарында көзге бодай, шулай ук Балык Бистәсе һәм Аксубай районнарында көзге рапс, Чистай районында бәрәңге җыюга керештеләр. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 168 мең га тәшкил итә, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары — 730 мең га; шикәр чөгендере — 53 мең га; майлы культуралар — 669 мең га; бәрәңге һәм яшелчәләр — 6823 га.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-agrariilary-kozge-bodai-ham-raps-yyuga-kereste-5926671
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев