Татарстан уңышы: республикада беренче миллион тонна ашлык суктырылган
Кичә генә 125 мең тонна ашлык җыеп алынган.
Татарстанда бөртеклеләрне җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә 1 млн 82 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 40 центнер тәшкил итә.
Кичә генә 125 мең тонна ашлык җыеп алынган. Планның 24 проценты (270 мең гектар) үтәлгән инде. Иң югары күрсәткечләр — Тәтеш, Аксубай, Зәй һәм Мамадыш районнарында, анда уңыш 50 центнердан артып китә.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев