Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ТатАгроЭкспо күргәзмәсендә катнашалар

Авыл хуҗалыгы рейтингында республикада Мөслим 12 нче урында


"Казан-Экспо" күргәзмәдә үзәгендә 29-31 гыйнвар көннәрендә «ТатАгроЭкспо» Агросәнәгать комплексы казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшли. Бу чарада безнең районнан да делегация  катнашты.
"Агромастер" җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны компаниянең продукциясе белән таныштырды. "ФАИЗА" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы да күргәзмәдә үзе җитештергән продукциясен тәкъдим итте.

30 гыйнварда Татарстан Республикасы Рәисе катнашында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров районнар арасында рейтинг нәтиҗәләрен игълан итте.
2023 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге нәтиҗәләр буенча безнең район республикада 12 нче урында.

Фото - администрциянең матбугат үзәгеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев