Саламны ваклап бирәләр
Авыл хуҗалыгы

Саламны ваклап бирәләр

Вакланган салам хайваннар өчен файдалырак

"Үрәзмәт" сөт җитештерү комплексында яңа салам кисү җайланмасын эшләтеп җибәргәннәр. 5 сантиметрга кадәр вакланган салам һәм печән сыерларның сөт җитештерүчәнлеген арттырачак, ди белгечләр.

Туклану буенча зоотехник Антон Соколов әйтүенчә, салам хайваннар диетасында бик мөһим. Аны ваклап ашату нәтиҗәсендә рациондагы барлык компонентларның үзләштерелү дәрәҗәсе арта. Димәк, сөт тә күбрәк була, дигән сүз.

Фотолар - Мөслим-информ архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев