Урып-җыю – саннарда
Яңгыр эштә тоткарлык тудыра.
Районда урып-җыю башкарыласы мәйданның 41 процентында эш төгәлләнгән. Көзге культуралар чәчелгән мәйданның 92,5 процентында эш төгәлләнгән. Уҗым культураларының гектар биреме 48 центнер тәшкил итә. Бүген күпчелек хуҗалыклар язгы культуралар суктыра. Язгы культуралар 28 мең гектардан артык мәйданны били, шуның 24 процентында эш төгәлләнгән. “Намус” агрофирмасы көзге бодай суктыра һәм шул ук вакытта шикәр чөгендерен дә ала. Көзге чәчү дә бара. Бу эштә “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары өлгерлек күрсәтә.
Фото: Фәридә Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев