Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларына 105 автомобиль бүләк итте

Агрокүргәзмәнең иң төп бизәге - машиналар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы оешмаларына 105 автомобиль ачкычын тапшырды. Кичә биредә «АГРОВОЛГА 2025» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады.

43 Lada Niva Travel автомобиле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенә, 12 Lada Granta - Ростехнадзорның ТР буенча идарәсенә, 40 Lada Vesta Универсал - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тапшырылды. Моннан тыш, республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына 10 автолавка бирелде.

«Агрокүргәзмәнең иң төп бизәге - машиналар. Бүген агросәнәгать комплексы бурычларын хәл итү өчен 105 машинадан ачкычлар тапшырылды. Бу - авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария хезмәте, технадзор, Татпотребсоюз аша торак пунктларга хезмәт күрсәтү өчен машиналар», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза. 

Фото: «Татар-информ», Камилә Билалова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев